Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәш

Зелпене тәмләп карар вакыт та җитте

Бакчада иң беренче өлгергән җимеш бик тәмле дә, файдалы да.

Бакчада беренче җимешләр өлгерә дә башлады. Хәзер күпләрнең бакчасында үсүче зелпенең әчкелтем-татлы җимешләрен татып карар вакыт та җитте. Зелпенең (жимолость) җимешләре куе зәңгәр яисә кара диярлек, сусыл. Халык медицинасында җимешләре, яфраклы яшь ботаклары файдаланыла. Бакчада иң иртә өлгерә торган файдалы җимешнең яз витаминнар җитешмәве аеруча кискен сизелгәндә, организмга ярдәме зур. Аларда шактый гына микъдарда С витамины, 4,5 процентка кадәр шикәрләр һәм 1 процентка кадәр органик кислоталар була. Тәмле әчкелтем җимешләрне яңа җыелган килеш тә ашыйлар, кайнатма, кесәл кайнаталар, бөккән һәм пирог өчен эчлекләр, эчемлекләр һәм сироплар ясыйлар. Зелпе җимешләренә шикәр бутап туңдыргычка куйсаң, кыш буена витаминлы тәмле чәй эчәргә була.

Зелпе дару ясый торган үсемлек буларак та билгеле. Ул —зәңгеләгә каршы менә дигән дару. Җимешләрнең яңа гына сыгылган суты — төрле тимрәүләрне дәвалауда, ә кайнатмасы төрле ялкынсыну авырулары вакытында күзләрне юдыру һәм авыз-тамакны чайкау өчен кулланыла. Яңа җыелган зелпе җимешләре салып пешерелгән чәй тәмле дә, файдалы да. Яшь ботакларыннан ясалган төнәтмә һәм кайнатмасын бәвел кудыргыч, җиңелчә генә эч йомшарткыч дару буларак та файдаланалар.


Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

Чыганак:

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: торлесе