82 яшьлек машина йөртүче руль артында һәлак булган
Юл хәрәкәте иминлеге

82 яшьлек машина йөртүче руль артында һәлак булган

Миякә районындагы Ишле - Исламгул юлында “Лада-Калина” машинасы юл читенә төшеп киткән һәм бетонга килеп бәрелгән.

Авариядә Ырынбур өлкәсендә яшәүче 82 яшьлек машина йөртүче һәлак булган. Бу яшьтә руль артына утыру бик кирәк булды микән?...

Билгеле булуынча, кичә республика юлларында ун автомобиль авариясе теркәлгән. Аларда өч кеше һәлак булган, унысы төрле дәрәҗәдә имгәнгән, дип яза Кызыл таң.

Фото: Башинформ


дтп

Нет комментариев