Авария нәтиҗәсендә ике бала вафат булган
Юл хәрәкәте иминлеге

Авария нәтиҗәсендә ике бала вафат булган

Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра!

26 февральдә М-7 "Волга" (Актаныш районы) автомобиль юлының 1144 чакрымында Kia автомобиле йөртүчесе куркынычсыз тизлекне сайламаган, юл һәм һава шартларын исәпкә алмаган, каршы як полосага чыгып, МАЗ автомобиле белән бәрелешкән.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, Kia автомобиленең 2015 һәм 2018 елгы ике пассажир җәрәхәтләрдән вафат булган.

Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра!

Чыганак

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


авария

Нет комментариев