Бакча балалары шоферларны кисәтеп, буклетлар таратты (+ бик күп фото)
Юл хәрәкәте иминлеге

Бакча балалары шоферларны кисәтеп, буклетлар таратты (+ бик күп фото)

Машинада яшь пассажирлар булса, аларга яктылык кайтаргыч элементлар бүләк иттеләр. Шоферлар яшь инспекторларга рәхмәтләрен ирештерделәр.

Бүген Нариман урамында балалар арасында юл-транспорт травматизмын профилактикалау максатында чара үткәрелде.

Бистәнең 2нче номерлы балалар бакчасының яшь инспекторлары район ЮХИДИ хезмәткәрләре, участок вәкилләре һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Балтач бүлеге җитәкчесе Лилия Һадиева белән берлектә шоферларны туктатып, аларга «Бала — төп пассажир» дигән буклетлар тараттылар.

Машинада яшь пассажирлар булса, аларга яктылык кайтаргыч элементлар бүләк иттеләр. Шоферлар яшь инспекторларга рәхмәтләрен ирештерделәр.
 


Игътибар - балалар

Нет комментариев