Балтач үзәгендә җәяүлене бәрдергәннәр
Юл хәрәкәте иминлеге

Балтач үзәгендә җәяүлене бәрдергәннәр

Сәгать 3ләрдән соң бистәнең элеккеге автовокзал тирәсендә 16 яшьлек кыз баланы бәрдерәләр

Бүген кичке якта, сәгать 3ләрдән соң бистәнең элеккеге автовокзал янындагы чатны узып үзәккә  юнәлүче "Хендай" машинасы 16 яшьлек кыз баланы бәрдерә.

Әйтүләренчә, ул юлга җәяүлеләр йөрергә тиеш булмаган урыннан чыккан. Машина капотына, тәрәзәгә бәрелеп аңын җуйган баланы Балтач үзәк хастаханәсенә озаталар. Ул аңына килгән, тормышына куркыныч янамый ди. Медиклар аны җентекләп тикшерәләр.

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


җәяүлене бәрдергәннәр

Нет комментариев