Балтачта пәнҗешәмбе базарында ике кешене машина бәргән(+фото)
Юл хәрәкәте иминлеге

Балтачта пәнҗешәмбе базарында ике кешене машина бәргән(+фото)

Бүген Балтачта базар гөрли. Һәркем кирәк-ярагын алып карырга ашыга. Базарга машина белән килүчесе дә, җәяү килүчеләр дә шактый.

Бүген базарда алдагы машинага юл бирәм дип арттагы машина тротуар кырыеннан баручы ике олы яшьтәге апаны җиңелчә бәрдерә. Урында ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре эшли.

Базар кеше һәм транспорт күп булган урын, шуңа да һәркемнән зур игътибарлылык сорала.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев