Балтачта «Тоннель» операциясе барышында 10 шоферга беркетмә төзелгән
Юл хәрәкәте иминлеге

Балтачта «Тоннель» операциясе барышында 10 шоферга беркетмә төзелгән

Норма авылы Казанская урамының 7нче йорт янында Балтач эчке эшлэр бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган «Тоннель» операциясе барышында 61 транспорт чарасы тикшерелде.

Хөрмәтле автомобиль йөртүчеләр! 27 февраль көнне Норма авылы Казанская урамының 7нче йорт янында Балтач эчке эшлэр бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан куркынычсызлык каешын эләтермичә генә машинада җилдерүче шоферларны һәм балаларрны махсус утыргычка утыртмыйча йөрүчеләрне булдырмау максатыннан «Тоннель» операциясе оештырылды. Операция барышында 61 транспорт чарасы тикшерелде, 6 куркынычсызлык каешын эләктермәгән шоферга, 1 укып булмый торган хәлдәге номерлы машина белән йөрүчегә, 1 иминият полисы булмаган, 1 ут яндырмаган һәм 1 яктылык үткәрүчәнлеге техник регламент таләпләренә туры килмәгән тәрәзә пыялалары урнаштырылган машина белән идарә итүчегә беркетмә төзелде. Мондый күңелсезлекләргә эләкмәс өчен ЮХИДИ бүлеге инспекторлары сезнең юл кагыйдәләрен үтәп йөрергә чакыра.

 

Балтач районы ЮХИДИ бүлеге.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


"Тоннель" операциясе

Нет комментариев