Балтачта “Тоннель” операциясе ничек узган?
Юл хәрәкәте иминлеге

Балтачта “Тоннель” операциясе ничек узган?

Операция барышында 74 транспорт чарасы тикшерелде, 5 каеш такмаган, 3 иминият полисы булмаган, 1 укып булмый торган хәлдәге номерлы машина белән йөрүчегә, 1 үзе белән машина идарә итү таныклыгы булмаган шоферларга беркетмә төзелде.

Хөрмәтле автомобиль йөртүчеләр! Тоннель операциясе 29 август көнне Урта Көшкәт авылының Үзэк урамында юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе һәм Балтач полиция бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан исерткеч эчемлекләр кулланган килеш транспорт чаралары белән идарә итүчеләрне ачыклау һәм «Игътибар, балалар!» профилактик чарасы үткәрелү сәбәпле балаларны махсус креслосыз йөртүчеләрне кисәтү максатыннан үткәрелде. Операция барышында 74 транспорт чарасы тикшерелде, 5 каеш такмаган, 3 иминият полисы булмаган, 1 укып булмый торган хәлдәге номерлы машина белән йөрүчегә, 1 үзе белән машина идарә итү таныклыгы булмаган шоферларга беркетмә төзелде. Мондый күңелсезлекләргә эләкмәс өчен ЮХИДИ бүлеге инспекторлары сезнең юл кагыйдәләрен үтәп йөрергә чакыра.

Чара барышында караңгы вакытта балаларның куркынычсызлыгын тээмин итү максатыннан, 12 балага яктылык кайтарткыч смайликлар тапшырылды.


Балтач районы ЮХИДИ бүлеге.


"Тоннель" операциясе

Нет комментариев