Беренче кар күренү белән район юлларында һәлакәтләр дә теркәлде
Әйе, райондашларның күбесе әле карга әзер түгел иде, шуңа да кышкы тәгәрмәчләр дә әлегә гаражда ята. Янәсе хәзер үк алыштырсаң, шиплары коелып бетә. Ә менә юлларда төрле хәлләр килеп чыгар, гомерләр өзелер дип уйлаучылар сирәк. Моның ачык мисалы бүген район юлларындагы аварияләрдә чагылды. Безгә килеп ирешкән мәгълүматларда кешеләргә зыян килү турында хәбәр юк. Ә инде янчелгән машиналарны ремонтлатып та булыр анысы, бары тик исән-сау булыйк.
Нет комментариев