Бәхеткә, балага зыян килмәгән, ул люлькада булган
Юл хәрәкәте иминлеге

Бәхеткә, балага зыян килмәгән, ул люлькада булган

Балтачтан алты айлык баланы Казанга алып баручы ашыгыч ярдәм машинасы юл-транспорт һәлакәтенә очраган.

Узган ялда Яңа Кенәр чатында ашыгыч ярдәм машинасы белән “ВАЗ-2114” җиңел автомобиле бәрелеште.

Ашыгыч ярдәм машинасының Балтачтан алты айлык баланы Казанга алып барышы булган. Мигалкасын җибәргән, ә сиренаны тоташтырмаган. Светофорның кызыл утына кергән. “Бу очракта транспорт белән идарә итүче беренче чиратта куркыныч янамавына инанырга, аннан гына юлны дәвам итәргә тиеш”, – дип аңлаттылар ЮХИДИ хезмәткәрләре. Юл һәлакәте нәтиҗәсендә җиңел автомобиль йөртүче тән җәрәхәте алган. Ул Арча үзәк хастаханәсенә озатылган. Бәхеткә, балага зыян килмәгән, ул люлькада булган, дип хәбәр итә Арск-Информ.

Гөлсинә ЗӘКИЕВА

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/bkhetk-balaga-zyyan-kilmgn-ul-lyulkada-bulgan

Гөлсинә ЗӘКИЕВА

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


дтп Юл-транспорт һәлакәте

Нет комментариев