Яшь егетнең гомере өзелгән
Юл хәрәкәте иминлеге

Яшь егетнең гомере өзелгән

Билгесез машина йөртүче 28 яшьлек җәяүлене бәрдергән һәм юл-транспорт һәлакәте урыныннан качкан.

Башкорстанның Мишкә районында Олы Сухояз - Тынбай автомобиль юлының 7нче чакрымында иртәнге 7.00 сәгать тирәсендә ачыкланмаган машина йөртүче 28 яшьлек җәяүлене бәрдергән һәм юл-транспорт һәлакәте урыныннан качкан. Башкортстан буенча ЮХХДИ бүлеге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ир алган җәрәхәтләрдән үлгән.

Әлеге вакытта водительне эзлиләр.

ЮХХДИ идарәсендә авария турында нинди дә булса мәгълүматка ия булганнарны, якындагы полиция бүлегенә яки 8 (347) 235-84-02 телефоны буенча шалтыратып, хәбәр итүләрен сорыйлар.

Фото: ГИБДД по Башкирии

Автор:Ример Насретдинов

Чыганак

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев