РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы машина аптечкаларына кагылышлы яңа таләпләр кабул итте.
Аптечканың яңа составында ким дигәндә ике медицина битлеге, М размерыннан да ким булмаган перчаткалар, ясалма сулыш аппараты, канны туктата торган жгут, 5мх10см размерлы дүрт һәм 7мх14см размерлы өч марлялы бинт булырга тиеш. Шулай ук аптечкада марлялы стерильләштерелгән салфетка, 2х500 см размерлы лейкопластырь, кайчы, беренче ярдәм күрсәтү күрсәтмәсе һәм футляр булуы шарт.
Аптечкада даруларның булуы мөһим түгел.
Документ 2021 елның 1 гыйнварыннан 2027 елның 1 гыйнварына кадәр гамәлдә булачак.
Тулырак: Шәһри Казан
Фото: pixabay.com
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев