Казанда берьюлы тугыз машина бәрелешкән
Юл хәрәкәте иминлеге

Казанда берьюлы тугыз машина бәрелешкән

Автобус катнашындагы авария бүген иртәнге унынчы яртылар тирәсендә булган.

(Казан, 25 март, "Татар-информ"). Казанда "Олимпиец" спорткомплексы янында тугыз машина берьюлы бәрелешкән. Бу турыда "Татар-информ" агентлыгына Дәүләт автоинспекциясендә әйттеләр.

"Сигез җиңел машина һәм бер автобус катнашындагы авария Горький шоссесында 160нчы йорт каршында иртәнге 9.26 сәгатьтә була. Зыян күрүчеләр турында мәгълүмат ачыклана", - дип аңлаттылар ЮХИДИда.

«Кабыргалары сынган 68 яшьлек хатын-кыз - «Митсубиси» автомобиле пассажирын 12нче шәһәр хастаханәсенә озатканнар. Шушы ук машинадагы 10 яшьлек кыз да зыян күргән. Табиблар баланың баш мие селкенгән дип фаразласа да, әти-әниләре аны хастаханәгә озатудан баш тарткан», - дип аңлаттылар ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Тагын ике ир-ат – автобус һәм «Хендэ» пассажирлары да хастаханәгә барудан баш тарткан, дип ачыклык керттеләр ведомствода.

 

 

 

 

Фото: Динара Прокопьева

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


дтп

Нет комментариев