Күршеләрдә фаҗигә Кукмара районының Нырты авылы янында юл-транспорт һәлакәте булган.
56 яшьлек шофер «Лада Х-рей» автомобиле белән юл билгесенә бәрелеп, кюветка чыгып очкан. Алган тән җәрәхәтләреннән шофер вафат булган.

Алда безне матур, милли бәйрәм – Сабантуйлары көтә. Хөрмәтле райондашларыбыз, юлларда тизлекне саклап, игътибарлы булып, имин йөрик, бәйрәм көннәрендә дә, башка вакытта да мондый аянычлы вакыйга корбаннары булмасак иде.

Чыганак: dtp116rus
Нет комментариев