Кургем янында юл-транспорт фаҗигасе, зыян күрүчеләр бар (+фото)
Юл хәрәкәте иминлеге

Кургем янында юл-транспорт фаҗигасе, зыян күрүчеләр бар (+фото)

Балтачта юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләр Арча һәм Казан хастаханәләренә озатылган.

Һава торышының даими үзгәреп тору аркасында юлларда хәрәкәт итү һәлакәтләргә китереп чыгарырга мөмкин. Менә 23нче ноябрь көнне Кургем авылы янында иртәнге сәгать 8дә ике җиңел машина катнашында авария булган.

Кургем авылыннан чыкканда олы юл белән кисешкән урында, "LADA XRAI" маркалы машинасы олы юлдан килүче "SKODA OCTAVIA" машинасына юл бирми. Нәтиҗәдә, машиналар бәрелешә, зыян күрүчеләр дә бар. Аларны Арча һәм Казан хастаханәсенә озаталар. Юл-транспорт фаҗигасен булдырмау өчен һәр машина йөртүчегә игътибарлы булу сорала.

Фото: ГУ МЧС России по РТ

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


дтп

Нет комментариев