Татарстанда 18 яшьлек шофер руль артында йоклап киткән һәм юл билгесен аударган
Юл хәрәкәте иминлеге

Татарстанда 18 яшьлек шофер руль артында йоклап киткән һәм юл билгесен аударган

Юл һәлакәте бүген иртән Казан – Тәмте юлында булган.

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда 18 яшьлек шофер руль артында йоклап киткән һәм юл билгесен аударган, пассажиры машинада кысылып калган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына әлеге аварияне күргән кешеләр хәбәр итте.

Юл һәлакәте бүген иртән Казан – Тәмте юлында булган. «Хендэ Солярис» автомобиле, юл билгесен аударып, юл читенә төшеп киткән, машинага җитди зыян килгән.

«Егеткә 18 яшьләр тирәсе, ерактан кайтып килүләре булгандыр, күрәсең - руль артында йоклап киткән», - дип сөйләде шаһитлар.

Пассажирны ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә озатканнар.

Фото: шаһитлар

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


дтп

Нет комментариев