Татарстанда ике җиңел автомобиль бәрелешкән, машина йөртүчеләрнең икесе дә имгәнгән
Юл хәрәкәте иминлеге

Татарстанда ике җиңел автомобиль бәрелешкән, машина йөртүчеләрнең икесе дә имгәнгән

Республиканың Тукай районы Әҗмәкәй авылы янында 14нче модельле «Лада» һәм «Опель» автомобильләре кара-каршы бәрелешкән.

(Казан, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда ике җиңел автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә машина йөртүчеләрнең икесе дә зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына әлеге аварияне күргән кешеләр хәбәр итте.

Юл һәлакәте кичә иртән Тукай районының Әҗмәкәй авылы янында килеп чыккан. Биредә 14нче модельле «Лада» һәм «Опель» автомобильләре кара-каршы бәрелешкән. Нәтиҗәдә, ике машина да чын мәгънәсендә тимер өеменә әверелгән.

«Ике автомобильне дә юлның төрле якларына алып аткан. «Лада» автомобилендә машина йөртүче кысылып калган», - дип сөйләде юл һәлакәтен күргән кешеләр.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, авариядә машина йөртүчеләрнең икесе дә зыян күргән. Юл һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана.

Фото: соцсети

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


дтп

Нет комментариев