Балтачта узган "Тоннель" операциясе барышында барлыгы 7 беркетмә төзелгән.
Тоннель операциясе 28 октябрь көнне Балтач бистәсенең Ленин урамында юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе һәм Балтач полиция бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан юл кагыйдәсен даими бозучыларны, юл кагыйдәсен бозучы җәяүлеләрне кисәтү максатыннан үткәрелде.
Операция барышында 56 транспорт чарасы, 10 җәяүле тикшерелде, 1 укып булмый торган хәлдәге номерлы машина белән йөрүче, 2 куркынычсызлык каешы такмаган, 2 иминият полисы булмаган, 1 транспорт белән идарә итү таныклыгы үзе белән булмаган шоферга һәм 1 җәяүлегә беркетмә төзелде.
Мондый күңелсезлекләргә эләкмәс өчен ЮХИДИ бүлеге инспекторлары сезне юл кагыйдәләрен үтәп йөрергә чакыра.
Нет комментариев