Мәктәпләрдә язгы каникуллар башлану белән 17-30 мартта Татарстан Республикасында «Язгы каникуллар!» дип исемләнгән операция старт алды.
Район ЮХИДИ бүлеге бу чорда барлык әти-әниләрнең тагын да игътибарлырак булуларын сорый. Балалар өлкәннәрдән башка юлда йөргәндә юл кагыйдәләрен дә онытмаска, транспорт хәрәкәт итә торган юллар янында уйнамаска да тиешләр.
Көн саен республика юлларында йөзләгән юл-транспорт һәлакәтләре теркәлә, аларда балалар да зыян күрә. Бары тик җәяүлеләр дә, шоферлар да кагыйдәләрне үтәгәндә генә, якыннарыбыз фаҗигаләргә юлыкмас дип ышанып була. Шуңа да балаларның каникуллары тыныч һәм хәвеф-хәтәрсез үтсен өчен барыбыз да игътибарлы булсак иде.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев