Фаҗига Кукмара районының Лубян авылында була.
13 май көнне 01.27 сәгатьтә 117нче янгын сүндерү һәм коткару бүлегенә Лубян авылы буасында, бәлки, яшь кеше батып үлгәндер дип хәбәр килә.
Урынга 4нче «Шәмәрдән»ЗПС отряды чыкты. 12.01 сәгатьтә егетнең гәүдәсе ярдан ике метр ераклыкта, өч метр тирәнлектә табыла.
Һәлак булучы – Лубян урман-техник көллияте студенты, аңа 17 яшь була. Ул Яр Чаллыда яшәүче. Хәзерге вакытта фаҗига сәбәбе ачыклана.
фото: 117нче янгын сүндерү һәм коткару бүлеге
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев