Карабодайга балаларын тезләндереп тоткан ата-ана үз гаебен танымый.
Омск шәһәрендә 8 яшьлек малайны тәрбияләү максатында карабодайга тезләндереп тотканнарын язган идек инде.
Билгеле булуынча, карабодай баланың тәненә батып кереп, шунда үсә башлаган. Нәтиҗәдә, малайга операция эшләргә туры килгән.
Әлеге хәл буенча тикшерүләр башланган. Малайның әти-әнисе гаебен танымый. Алар бу хәлне җәзалауга тиңләми. Малайның 35 яшьлек үги әтисенең бу кылыгын баланың 27 яшьлек әнисе үзендә сынап караган, имеш. "Мин моңардан авыртынмадым", - дип белдергән ул.
Шулай ук җинаятьнең алдан сөйләшеп, төркем белән кылынганын да танымый алар. Әлеге вакытта шаһитлардан сорау алына.
Автор: Гөлия Мөгаллимова
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Комментарии
Без имени
0
0
Узлэрен шулай итэргэ,сутка буе,фашисты!