Балтач районында “Условнок-должник” операциясе үткәрелде
Кеше һәм закон

Балтач районында “Условнок-должник” операциясе үткәрелде

Балтач районы җинаять җәзалырын үтәтү инспекциясе Балтач районы суд приставлары белән берлектә ел саен ноябрь аенда «Условник-должник» операциясе үткәрә.

Быел әлеге чара 8-12 ноябрь көннәрендә үткәрелде. Операция вакытында балаларына алимент түләмәүчеләр һәм җинаять эшләп, китерелгән зыянны түләмәүчеләр тору һәм эш урыннарында тикшерелделәр, Алар белән профилактик сөйләшүләр үткәрелде.

Җинаять җәзалырын үтәтү инспекциясенә исәпкә басканнан соң да алимент түләмәүчеләр эше судка җибәрелә һәм аларга өстәмә йөкләмәләр куела.

Агымдагы елда җинаять эшләп, китерелгән зыянны, учетта торучылар, ай саен түләп баралар. Явыз рәвештә түләмәүчеләр юк.

Динар Хәбибуллин,
җинаять җәзаларын үтәтү инспекциясе

филиалы өлкән инспекторы

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


суд приставлары

Нет комментариев