Коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау максатында, Роспотребнадзор илебездә мәҗбүри битлек кию режимын кертте.
Бүгеннән, ягъни 28 октябрьдән мәҗбүри битлек кию режимы кертелде. Полиция хезмәткәрләре бүген Балтач урамнарына чыкты һәм кибетләрдә битлек режимының үтәлү-үтәлмәвен тикшерде. Беренче рейд вакытында тәртип бозучылар күзәтелмәде. Инде ярты елдан артык вакыт эчендә халык таләпләрне үтәргә өйрәнеп килә. Маска киюнең үз сәламәтлекләре өчен булуын да аңлый халык. Битлек кию режимы көчәйтелү сәбәпле, рейдлар еш уздырылачак, диде полиция хезмәткәрләре.

Фото: автор
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев