Банк хезмәткәре 22 миллион сум урлап качкан
Кеше һәм закон

Банк хезмәткәре 22 миллион сум урлап качкан

Уфада Луизаның дәвамчылары табылып кына тора.

«Альфа-Банк» хезмәткәре 22 миллион сум акча урлаган. Хатын акчаны эш көненнән соң тартмада алып чыккан да гаип булган.

Полиция шикләнелүчене эзли башлаган. Әлегә таба алмыйлар.

Кызның югалуы турында берничә көн элек кенә билгеле булган. Башта аның туганнары чаң суккан.

Аннаның хезмәттәшләре офистан зур күләмдә акча югалуын ачыклаган. Кызны эзләү белән шулай ук волонтерлар шөгыльләнә, дип яза Кызыл таң.

 

Фото: pixabay.com/ru

Автор:Резеда Галикәева

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев