Бер ханым 6 яшьлек улын кыйнаган күршесеннән судлашып компенсация алган
Кеше һәм закон

Бер ханым 6 яшьлек улын кыйнаган күршесеннән судлашып компенсация алган

Суд прокурор таләбен канәгатьләндергән — бала файдасына 20 мең сум түләткәннәр.

Әгерҗе районы прокуратурасы күршесе тарафыннан кыйналудан зыян күргән 6 яшьлек баланың әнисе мөрәҗәгате буенча тикшерү үткәргән. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итә.

Май ахырында тавыш-талаш вакытында 43 яшьлек хатын-кызның күрше малаена ике тапкыр сугуы ачыкланган. Нәтиҗәдә, баланың сул җилкәсенең арткы өслегендә кан оешу рәвешендә җәрәхәт барлыкка килгән.

Баланы кыйнаган өчен хатын-кызны административ җаваплылыкка тартканнар һәм 5 мең сум күләмендә штраф билгеләгәннәр. Шуннан соң прокурор судка мөрәҗәгать итеп, гаепле хатынга мораль зыянны каплау турында дәгъва белдергән.

Суд прокурор таләбен канәгатьләндергән — бала файдасына 20 мең сум түләткәннәр.

Татар-информ

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев