Хакасиянең Таштыпский районында 11 айлык сабыйның үлеменнән соң җинаять эше ачылган. Коточкыч хәл Харой авылында 29нчы гыйнвар көнне булган. Сабыйның мәетен мичтән туганнары табып алган.
Баланың әнисе күрше авылга киткән булган. Ә баласын 42 яшьлек әбисе белән 47 яшьлек бабасына калдырып торган. Сәрхүш әби белән бабай оныкларын үтергән, сабыйны ягылган мичтән туганнары тапкан. Гаеплеләр кулга алынган һәм хәзерге вакытта җинаятьнең сәбәпләре ачыклана.
Фото: omet-rb.ru
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев