Хатынына ут төрткән
Кеше һәм закон

Хатынына ут төрткән

Бу коточкыч хәл көнләшү аркасында булган.

Фаҗига Чиләбе өлкәсендә булган. Ир белән хатын арасында көнләшү аркасында низаг килеп чыккан. Ир хатынын каты тукмаган, арытаба аның өстенә лосьон сибеп, ут төрткән.
Аллаһка шөкер, хатын исән калган. Арытаба ир кибеткә азык-төлек артыннан чыгып киткәч, ул полиция бүлегенә гариза белән барган.

Полиция хезмәткәрләре ирне тоткарларган. Хәзер аңа 3 елга якын төрмә яный.

Әйтергә кирәк, аларның ике баласы бар, дип яза Кызыл таң.

Автор: Ример Насретдинов

Фото: pixabay.com

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


җинаять

Нет комментариев