Кукмарада мәет табылган
Кеше һәм закон

Кукмарада мәет табылган

Хокук саклаучылар тарафыннан мәетнең шәхесе ачыкланган

"Вакыйга булган урынны тикшерү вакытында киез итек-киез комбинатыннан 300 метр арадагы элеккеге чистарту корылмалары җимереклекләрендә ир кеше мәете табылуы ачыкланды. Янында документлары да, әйберләре дә юк, мәет өшегән хәлдә иде”, – дип хәбәр иттеләр район эчке эшләр бүлегеннән.

Хокук саклаучылар тарафыннан мәетнең шәхесе ачыкланган. Ул 1972 елгы Кукмара кешесе булып чыккан. Үтерелү билгеләре табылмаган.

Фото: район эчке эшләр бүлегеннән

kukmor-rt.ru


җинаять

Нет комментариев