Пиво сату ноктасында үлем
Кеше һәм закон

Пиво сату ноктасында үлем

Яр Чаллыда 26-го комплекста урнашкан «Рыбное место», дип аталучы пиво сату сәүдә ноктасында янгыннан соӊ үле ир-ат гәүдәсе табылган.

17 март көнне 8:32 сәгатьтә Яр Чаллы шәһәренеӊ Автозавод районы янгын сүндерү бүлегенә кибеттә ут чыгу турында хәбәр керә. 8:56 сәгатьтә янгын сүндерүчеләр инде янгынны сүндерәләр. Тикшерү вакытында кибет эчендә 44 яшьлек шушы сәүдә нотасы хуҗасыныӊ үле гәүдәсе табыла.

Бу кибеттә эшләүче сатучы хатын-кыз сүзләренә караганда, ул 22:30 сәгатьтә эшен тәмамлагач кайтып киткән, хуҗа ир-ат эшләрем бар, дип кибеттә калган.

Тикшерү эшләре бара.

Социаль челтәрләрдән.


Нет комментариев