Сак астына алдылар. Кемне?
Кеше һәм закон

Сак астына алдылар. Кемне?

Исерек килеш руль артында йөргән һәм аныӊ өчен мәҗүр эш үтәмәгән депутат колониягә юл тотачак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.

2019 елныӊ декабрь ае башында Чирмешән муниципаль районы Советы депутатын исерек килеш руль артында тотканнар. Хокук бозган өчен ир-атны 200 сәгатькә мәҗбүри эшкә хөкем иткәннәр, ул ике елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән, шулай ук аны депутат вәкаләтләреннән төшерергә тиеш булалар.

Әмма ир-ат бирелгән җәзаны үтәми, депутат булуыннан да баш тартмый. Бу очракта суд аңа элегрәк билгеләнгән хөкем карарын колония-поселениедә 22 көнгә җәза үтәүгә алыштырган.


Нет комментариев