Районыбызда төбәк әһәмиятендәге табигать һәйкәле — Шушма елгасына пычрак сулар агызу факты буенча тикшерү оештырылды.
Бу хакта ТР биоресурслар буенча Дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Элегрәк республиканың Экология министрлыгы вәкилләре Кариле авылы янында Шушмадан су пробалары алган иде. Аларның анализы кислород җитмәүне һәм нитритлар, сульфатлар һәм фосфатларның рөхсәт ителгән концентрацияләренең артуын күрсәтте.
«Арча» ҖЧҖ закон бозучы булып чыккан. Хәзер аңа 80 мең сумга кадәр штраф яный. Административ тикшерүне Татарстан Республикасының биоресурслар буенча Дәүләт комитеты алып бара.
Нет комментариев