Кеше һәм закон

Татарстанда бер эшсезгә 10,7 вакансия туры килә

Узган елның апрелендә ихтыяҗ 40 281 кеше тәшкил иткән, ә быел — 53 648

Татарстанда бер эшсезгә 10,7 вакансия туры килә. Бу хакта Татарстанстат мәгълүматларына сылтама белән «Челнинские известия»хәбәр итә.

Республикада мәшгульлек хезмәтендә исәптә торучы гражданнар саны артты. Бер ел эчендә бу күрсәткеч гыйнварда 3 963 тән 4 465 кә кадәр арткан. Апрельгә эшсезләр саны 5 003 кә җиткән, былтыр ул чорда  3 816 булган.

Шул ук вакытта предприятиеләр тарафыннан хезмәткәрләргә ихтыяҗ эшсезләр саныннан шактый артып китә. 2025 елның гыйнварында компанияләргә 39 110 хезмәткәр таләп ителгән, 2026 елның гыйнварында – 52 441.

Узган елның апрелендә ихтыяҗ 40 281 кеше тәшкил иткән, ә быел — 53 648.

 

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев