Ике көпшәле ау мылтыгы белән дөрес файдаланмыйча, 37 яшьлек авылдашына атып җибәргән...
Фаҗига коралны дөрес кулланмаудан килеп чыккан, дип фаразлана.
Балык Бистәсе районында, 28 апрельдә, урман полосасында 34 яшьлек кеше, ике көпшәле ау мылтыгы белән дөрес файдаланмыйча, 37 яшьлек авылдашына атып җибәргән. Алар икесе дә Биектауныкы булуы билгеле. Мылтык ядрәсе тигән ир-ат урында ук һәлак булган.
Бу факт буенча "Ялгыш үтерү" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган, бу хакта Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.
Нет комментариев