Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

"Балам укырга теләми!"

Консультациядә әни белән бала утыра. Балага 8 яшь. Безгә килү сәбәбе - укырга теләми. "Миңа кирәкме әллә бу? Мин үземнекен инде укыган" - ди әни бала янында ук. Фикер дөрес, әмма файдасыз.

Нишләргә? Балада ничек укуга мотивация тудырырга?

1. Шәхси үрнәк. Бала сөйләгәнне түгел, күргәнне истә калдыра. Уку кирәклеген мең тапкыр аңлату бер файда да китерми. Үзегезгә сорау бирегез:
- Сез ничек еш китаплар укыйсыз?
- Кайсы өлкәдә белем эзлисез?
- Гаилә белән җыелганда ни турында сөйләшәсез?
- Балагыз сезнең хоббины беләме?
Ни генә дисәк тә, иң яхшы метод - шәхси үрнәк!!!

2. Сөйләшү. Бала белән күбрәк аралашыгыз. Мәктәптәге ошаган һәм ошамаган якларны сорашыгыз. Үзегез укучы булган вакытны сөйли аласыз. Сөйләшү вакытында әти- әни роленнән чыгыгыз, дус роленә керегез.

3. Һәрбер бала - талант. Бары тик аны күрә белергә кирәк! Балагызның плюсларын күрсәгез, "молодец", "син бит булдырасың", "мин синең белән горурланам" фразаларын күбрәк куллансагыз, бала үзгәрәчәк!
(Тавыкны 16 тапкыр "син - әтәч" дип мактагач, ул әтәч булып кычкыра башлаган диләр бит)
Баланы да күбрәк мактарга кирәк!
4. Мәктәп тормышында күбрәк катнашыгыз. Бала мәктәпне "ялгызы узучы куркыныч тоннель" итеп тугел, ә "әти-әнигә дә рәхәтлек тудыручы яктылык оясы" итеп күрсен.
5. Укытучы баланы орышса, сез бала ягына басыгыз. (Укытучы белән талашу дигән суз тугел). Бала авыр вакытта сезгә таяна алачагын аңларга тиеш! Сезнең баланы сез якламасагыз, кем яклый?!!
"2" ле билгесе дә- ахырзаман билгесе түгел. Начар билге өчен орышып вакыт уздырганчы, ничек төзәтәсен уйласагыз яхшырак булмасмы?
***
Һәм бик мөһим момент. Әгәр сезнең балагызга 1-2 сыйныф укучысы икән, аңа болай да авыр. 1 класс- мәктәп тормышына адаптация. 2 класс- билгеләргә адаптация. Ситуацияне тагын да авырлатмагыз!
Күз алдына китерик: эштә бик авыр ситуация туды. Сез нишләргә белмисез. Сезгә бу вакытта кем кирәк: нотация укучымы? Ярдәм кулы сузучымы?
Балага да ярдәм итүче кеше кирәк! Һәм ул кеше сез- әти һәм әни!

Чыганак: http://alsuidris78

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев