Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Балигъ булмаган балалар паспортында яшәү урыны буенча теркәлү турында штамп булмаячак

Яшәү урыны буенча теркәлү электрон рәвешкә күчереләчәк.

Россиядә паспортта яшәү урыны буенча теркәлү турында штампларны мәҗбүри куюдан баш тартырга ниятлиләр, дип белдерде Россия Эчке эшләр Министрлыгының Миграция мәсьәләләре буенча Баш идарәсе башлыгы Валентина Казакова.

Интерфакс хәбәр иткәнчә, бу яңалык балигъ булмаган балаларга 2022 елда ук кагылачак.

«Социаль әһәмияткә ия дәүләт хезмәтләрен алга таба цифрлы трансформацияләү федераль реестрларда тиешле мәгълүматларны яңадан тикшерү файдасына әлеге штамплардан баш тартырга мөмкинлек бирәчәк. Әйтик, балигъ булмаганнар өчен яшәү урыны буенча теркәлүне беренче этапта 2022 ел уртасында ук электрон рәвешкә күчерергә планлаштырабыз», — диде Казакова журналистларга.

Тулырак: ТИ

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: паспорт