16 августта бар да билгеле була
Көн темасы

16 августта бар да билгеле була

16 августта 2019 елның икенче яртыеллыга "ТАТМЕДИА" АҖ карамагындагы газета-журналларга, төгәлрәге, өч һәм аннан да күбрәк вакытлы матбугатка язылган абунәчеләр арасында призлар уйнатылачак.

Лотереяда катнашучылар арасында райондашларыбыз  Газыйм Сабиров, Алсу Сабирҗанова, Әлфия Галимова, Мәүлия Зәйнуллина, Алия Мөхәммәдиева, Нариман Кәримов, Лариса Хәкимова, Наҗия Зиятдинова, Элвира Нәкыйпова, Нәфис Якупов, Эльвина Иванова, Илсөя Һадиева  бар. "ТАТМЕДИА" басмаларына күпләп язылган райондашларыбызга отышлар телибез. Кем белә, бәлки бәхет безнекеләргә елмаер һәм иң кыйммәтле приз – телевизор Балтачка кайтыр.


Нет комментариев