Район Сабан туенда иң лаеклы дип табылган районның өч кешесенә лаеклы исем биреләчәк.
Район Советы утырышында Балтач Сабантуенда бүләкләнәчәк «Балтач районы мактаулы гражданины»на кандидатуралар расланды.
2024 елның мактаулы гражданиннары Иске Көшкәт авылында туган, Удмуртиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Данилов Петр Павлович, Балтач бистәсендә яшәүче Атказанган мәдәният хезмәткәре, хезмәт ветераны, шагыйрә Шакрова Фәридә Гариф кызы, Смәел авылыннан Атказанган агроном, хезмәт ветераны Галиев Фаварис Мөхәммәтгали улы.
Райондашларга әлеге мактаулы исем район Сабан туенда биреләчәк.
Нет комментариев