Динә «Татар кызы» бәйгесенең Төркмәнстанда узачак дөньякүләм этабында Татарстан данын яклаячак
23 июнь көнне Әлмәтнең «Нефтьче» мәдәният сараенда республикакүләм «Татар кызы – 2026» бәйгесенең финалы узды. Анда Татарстанның төрле район һәм шәһәрләреннән 11 кыз катнашты.
Финалда райондашларыбыз – Балтач кызы Динә Зарипова, Көшкәтбаш кызы Гөлназ Әхмәдиева, Сосна кызы Сиринә Закировага уңышлар телибез.
Бәйгедә катнашучы кызларның һәрберсе дә махсус номинацияләрдә бүләкләнде. Әхмәдиева Гөлназ Мәлик кызы – «Иң сәләтле кыз», Зарипова Динә Азат кызы – «Иң ихлас кыз», Закирова Сиринә Илнар кызы – «Иң сөйкемле кыз» булып танылды.
Республикакүләм «Татар кызы» бәйгесенең төп җиңүчесе Балтач кызы Динә Зарипова булды. Котлыйбыз!
– Минем тормыш шигарем – үз максатыңа киң адымнар белән атлап бару. Рәхмәт остазларыма, Бөтендөнья татар конгрессына һәм беренче рәттә утырган гаиләмә», – диде Динә бүләкләнү мизгелләрендә.
Динә Зарипова «Татар кызы» бәйгесенең Төркмәнстанда узачак дөньякүләм этабында Татарстан данын яклаячак. Уңышлар телибез!
Фото: "Интертат", Милена Новикова
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев