Балтач районында радио һәм телетапшырулар туктатылачак. Кайчан?
Көн темасы

Балтач районында радио һәм телетапшырулар туктатылачак. Кайчан?

Профилактика эшләре вакытында программаларны трансляцияләү туктатылып торачак.

8-12 апрельдә аз куәтле объектларда радиотелевизия җиһазларын планлы профилактикалау узачак. Бу хакта ТР цифрлар министрлыгы сайтында хәбәр ителә.

Профилактика эшләре вакытында цифрлы эфир телевидениесе, «Татарстан — Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе акционерлык җәмгыятенең аналог телевидениесе һәм FM-радиостанцияләре программаларын трансляцияләү туктатылып торачак.

Чепья авылында урнашкан станциядә профилактика эшләре 11 нче апрельдә 9:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр узачак.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев