Хезмәтенә күрә хөрмәте
Озак еллар нәтиҗәле хезмәтләре һәм авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен Тимирязев исемендәге җәмгыять хезмәтчәннәре Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:
- Илшат Нурулла улы Камалов – тракторчы;
- Тәлгать Сәфәргали улы Садыйков – шофер.
Озак еллар нәтиҗәле хезмәтләре, район үсешенә зур өлеш керткәннәре һәм 90 яшьлек юбилейлары уңаеннан, Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:
- Петр Кириллович Гришкин – Югары Ушма авылыннан хезмәт ветераны;
- Гөлсимә Сәләхи кызы Шәйхетдинова – Көшкәтбаш авылыннан хезмәт ветераны.
Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, юл төзелеше үсешенә зур өлеш керткәне һәм 50 яшьлек юбилее уңаеннан, “МДСУ-1” оешмасы шоферы Рамил Рәфхат улы Сафин Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев