Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Көн темасы

Балтачта 42 егет-кызга «Укудагы аерым уңышлары өчен» I һәм II дәрәҗә медальләр тапшырылды

24 укучы бердәм дәүләт имтиханнарын 90 һәм аннан да югарырак балларга тапшырды. Шулар арасында ике укучыбызның 100 балл җыюы күңелне сөендерә

Быел районыбыз мәктәпләрен 164 чыгарылыш сыйныф укучысы тәмамлады. 42 укучы мәктәпне кызыл аттестатка тәмамлады һәм «Укудагы аерым уңышлары өчен» медаленә лаек булды. Шуларның 24е - I дәрәҗәдәге медаль, 16сы - II дәрәҗәдәге медаль белән бүләкләнде.

24 укучы бердәм дәүләт имтиханнарын 90 һәм аннан да югарырак балларга тапшырды. Шулар арасында ике укучыбызның: Балтач урта мәктәбеннән Нәбиева Алиянең рус теленнән 100 балл, Чепья урта мәктәбеннән Васильев Станиславның профильле математикадан 100 балл җыюы күңелне сөендерә.

 

Берничә фәннән 90 һәм аннан да югарырак баллар җыйган укучыларыбыз да бар: Чепья урта мәктәбеннән Васильев Станислав шулай ук рус теленнән – 91, физикадан – 96 балл, Балтач гимназиясеннән Петров Нияз профильле математикадан – 94, рус теленнән – 91 балл, информатикадан – 95 балл, Абдрахманов Әмир профильле математикадан – 99, информатикадан – 95 балл, Балтач урта мәктәбеннән Шафигуллин Алмаз рус теленнән һәм тарихтан 91әр балл, Хәйретдинов Аяз профильле математикадан –  90, физикадан – 96 балл, Газизуллина Дилбәр химиядән – 93, биологиядән – 98балл, Фатхутдинова Ландыш рус теленнән – 94, инглиз теленнән – 92 балл, Карадуган гимназиясеннән Сәмигуллин Ислам рус теленнән – 97, информатикадан – 95балл.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: медаль имтихан