Бриллиант һәм тимер туйларын билгеләп узучы райондашларыбыз «Алтын туйлар» китабына имзаларын куйды
Районыбызда пар канатлы булып, сикәлтәле гомер юлларыннан матур итеп бергә атлаучы, бер-берсен яратышып яшәүче гаиләләр күп. Бүген гаилә көне уңаеннан, районның ЗАГС бүлеге район мәдәният үзәгендә күркәм тантана уздырды – 60-65 ел бергә гомер юлы үткән мөхтәрәм парларны район җитәкчелеге югарылыгында хөрмәтләделәр.
Юбилярларны район башлыгы Рамил Нотфуллин һәрберсенә җылы сүзләрен ирештереп, бүләкләр тапшырды.
– Сез барыгыз да сугыш чоры балалары, безнең бүгенге тыныч матур тормышта яшәвебездә сезнең өлешегез зур. Барыгызга да чиксез рәхмәтләремне җиткерәм! Хәрәкәттә – бәрәкәт, диләр бит. Хәлегездән килгәнчә, саулыгыгыз рөхсәт иткән кадәр балаларыгызга ярдәм итеп, нинди дә булса эш белән мәшгуль булып, исәнлектә һәм саулыкта яшәргә язсын, – диде район башлыгы.
Бриллиант һәм тимер туйларын билгеләп узучы райондашларыбыз «Алтын туйлар» китабына имзаларын куйды.
Бәйрәм чарасы мәдәният үзәге хезмәткәрләре әзерләгән концерт номерлары белән үрелеп барды.
– Бүген безне шундый матур залга җыеп хөрмәтләп, картлык көннәребездә яшьлек елларыбызны искә төшергәннәре өчен җитәкчеләребезгә зур рәхмәт! – диде Шубан авыл җирлегеннән килгән Мөҗиповлар гаиләсе.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев