Кадерле укучылар, укытучылар, студентлар, әти-әниләр! Сезне чын күңелдән яңа уку елы башлану белән котлыйбыз!
Белем көне һәрберебез өчен кадерле. Бу көндә беренче сыйныф укучылары аеруча котлауларга лаек - алар өчен мәктәп беренче тапкыр ишекләрен ача. Ә унберенче сыйныфлар өчен бу туган мәктәптә соңгы уку елы.
Кадерле дуслар! Сезгә чын күңелдән сәламәтлек, уңышлар, көн саен алга баруыгызны - һөнәрләрдә һәм белемнәрдә яңа үрләр яулавыгызны телибез! Һәр кайсыгызга уңышлар юлдаш булсын! Яңа уку елы белән!
Нет комментариев