Бүген «Гырон-быдтон» бәйрәме
Көн темасы

Бүген «Гырон-быдтон» бәйрәме

Бәйрәмгә — изге теләк

Җәй башы — бар тереклекнең уянып, ямьгә төренгән, яңа тормыш башлаган мәле. Шушы чорда бар халык элек-электән язгы кыр эшләре тәмамлангач, бер мәйданга җыелып бәйрәм итә торган булган. Бу күренеш һәр милләт халкына да хас.

Удмурт милләтеннән булган райондашларыбыз да елның-елында зурлап үзләренең милли бәйрәме — "Гырон быдтон"ны үткәрә. 

Эшкә тырыш, бердәм, милли җанлы удмурт халкын бәйрәм белән ихлас күңелдән тәбрик итәм. Бәйрәм рухы күңелләргә сүнмәс дәрт иңдерсен. Һәр йортка иминлек, сәламәтлек, тормышларында бәхет-шатлыкларның мулдан булуын, хезмәт үрләрендә яңадан-яңа уңышларга ирешүләрен телим. Районыбыз халкы ирешкән уңышларда сезнең дә керткән өлешегез бихисап зур. Киләчәктә дә бергә-бергә яшәргә һәм эшләргә язсын.

Рамил Нотфуллин,
район башлыгы

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


«Гырон быдтон»

Нет комментариев