Ямьле булып гөрләп тора Балтачта Сабантуйлар (фото)
Көн темасы

Ямьле булып гөрләп тора Балтачта Сабантуйлар (фото)

Менә ул бер ел буе сагынып көткән көн җитте - мәйданда Сабан туе гөрли, яше-карты, бала-чагасы бергә җыйналган.

Бәйрәм рухы тальян гармун моңнарында, бизәлгән атларның көмеш кыңгыраулары чыңында яңгырый. Талгын гына искән җилгә кушылып, Шушма болынына тарала.

Бәйрәм туганнарны бергә җыя, дусларны очраштыра, ә иң мөһиме райондашларыбыз күңелендә бетмәс-төкәнмәс, ел буена җитәрлек матур хатирәләр калдыра.


Нет комментариев