Байлар Сабасында ЗАГС хезмәткәрләренең һөнәри осталыгы республика бәйгесенең зона этабы үтте.
Биредә 8 районның ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре " Иң зәвыклы, эчтәлекле никахлашу", "Балага исем кушу", "Алтын юбилярларны котлау" тантаналарын үткәрү осталыклары буенча көч сынашты.
Әлеге бәйгедә районыбызның ЗАГС бүлеге хезмәткәре Люция Рәис кызы Нигъмәтҗанова "Иң зәвыклы, эчтәлекле никахлашу" номинациясендә беренче урын яулады. Котлыйбыз!
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев