Район прокуратурасы коллективы 80 төп нарат утыртты (фото)
Көн темасы

Район прокуратурасы коллективы 80 төп нарат утыртты (фото)

Тирә-юнебезгә ямь бирүче, сулар һавабызны чистартучы агач-куаклар утырту — изге эш. Шушы көннәрдә Балтач районы прокуратурасы хезмәткәрләре дә агачлар утыртты.

Һәркем яшәгән төбәген матурлауга, яшелләндерүгә өлеш кертергә омтыла. Район прокуратурасы коллективы да елның-елында тирә-якны яшелләндерү эшендә үзләреннән лаеклы өлеш кертә.

Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган акция кысаларында Балтач районы прокуратурасы хезмәткәрләре «Ватан сакчылары» паркында 80 төп нарат утыртты. 

— Яшелләндерү акцияләрендә оешмабыз белән даими катнашабыз. Агачлар сулар һавабызны чистарту белән бергә тирә-юньгә ямь бирә. Ә матурлык һәрберебез өчен кирәк, — ди район прокуроры Илдар Гайнуллин.


прокуратура

Нет комментариев