Районга республика бюджетыннан якынча 1,4 млн сум күләмендә ярдәм бирелә. Ни өчен?
Көн темасы

Районга республика бюджетыннан якынча 1,4 млн сум күләмендә ярдәм бирелә. Ни өчен?

Иң күп балтырган үскән җирлекләр - Куныр, Нөнәгәр, Шеңшеңәр, Смәел һәм Югары Субаш авыл җирлекләре.

Балтач районында балтырган (борщевик)  якынча 150 га мәйданны били, бу республикадан иң зурлардан санала.

Иң күп балтырган үскән җирлекләр - Куныр, Нөнәгәр, Шеңшеңәр, Смәел һәм Югары Субаш авыл җирлекләре.

Зыянлы үсемлек белән көрәшер өчен районга республика бюджетыннан якынча 1,4 млн сум күләмендә ярдәм бирелә.

Ни өчен борщевик бик тиз үсә:

— Аны хайваннар ашамый.
— Ул башка үсемлекләрне баса.
— Борщевик эсседән, салкыннан, югары дымлылыктан, корылыктан, күләгәдән курыкмый, теләсә кайсы туфракта үсә.
— Әгәр борщевик өчен авыр шартлар тудырылса, ул үлми, күп еллар көч ала.

Борщевик нәрсә белән куркыныч:

— Агулы соктан көчле пешүләр алалар. Аның сабаклары да, яфраклары да, тамырлары да куркыныч.
— Бер километр ераклыктагы борщевик исе аллергия китереп чыгара.
— Борщевик җирле экосистемаларны кысрыклап чыгара һәм аларны үз куаклыкларына алыштыра, шуның белән фаунаны да үзгәртә.

 

Балтырган үскән җирләрне ачыкласагыз, җирле үзидарә органнарына яки 2-42-28 номеры аша хәбәр итүегез сорала.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев