Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

17 ноябрь – участок вәкилләре көне

Хөрмәтле участок вәкилләре, шушы тармакта эшләп чыккан ветераннар! Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан ихлас тәбрикләүләрне кабул итегез.

Полициянең участок вәкиле — Россия Федерациясенең Эчке эшләр министрлыгы системасында иң борынгы хезмәтләрнең берсе. Участок вәкилләренең тарихы 1923 елның 17 ноябреннән исәпләнә башлый, нәкъ менә шул вакыттан ул һөнәри бәйрәм буларак билгеләп үтелә.
Полициянең участок вәкил-ләре хезмәте эчке эшләр органнары системасында гаять зур әһәмияткә ия. Кешеләр ярдәм сорап иң элек аларга мөрәҗәгать итәләр. Алар һәркемгә авыр минутларда беренче булып ярдәмгә килә, көнкүреш җинаятьчелеген, балаларның караучысыз калуын, алкоголизм һәм наркоманияне булдырмау белән шөгыльләнә. Участок вәкилләре үзләренә тапшырылган участокларда күп кенә кис-кен мәсьәләләрне хәл итәләр, профилактик эш үткәрәләр, җәмәгать тәртибен ныгыту эшен алып баралар. 
Кануннарны бозучылар белән көрәштә киләчәктә дә үзегезнең һөнәри һәм гражданлык бурычларыгызны намус белән башкарып, хезмәтегездә уңышларга ирешергә насыйп булсын! Сезгә сәламәтлек, гаилә бәхете, шатлык-сөенечләр, ветераннарга тыныч, имин киләчәк, матур көннәр телим.

Рамил Нотфуллин,
Балтач муниципаль районы башлыгы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котлыйбыз