Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

4 июнь - Мелиорация хезмәткәрләре көне!

Котлыйбыз!

Районыбызның мелиорация хезмәткәрләрен һәм әлеге тармакта эшләп чыккан ветераннарны июньнең беренче якшәмбесендә билгеләп үтелүче һөнәри бәйрәмнәре белән ихлас-тан котлыйм.

«Мелиоратор» Балтач җәмгыяте коллективы берничә районга хезмәт күрсәтүче оешма булып тора. Мелиораторчыларыбыз авыл хуҗалыгы өчен уңайлы шартлар булдыру белән уңышлы шөгыльләнәләр, плотиналар төзиләр, аларның төзеклеген тәэмин итәләр, сугару линияләре сузалар һәм аларның нәтиҗәле эшләүләрен үзләренең игътибарларында тоталар. Районыбызда халык яратып йөри торган паркларны да әлеге җәмгыять эшләде. Болардан тыш алар йортлар салу эшен дә башкаралар. Замана белән бергә атлап, төрле эшләрне эшләүгә яраклашалар. Мелиораторчыларга, тармак ветераннарына һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан хезмәтләрендә уңышлар, сәламәтлек, гаиләләренә тигезлек, бәхет-шатлыклар теләп калам. Башкарган хезмәтләрегез бәрабәренә республикада ирешкән югарылыгыгызны югалтмыйча, алга таба да уңышлы эшләргә насыйп булсын сезгә.

Рамил Нотфуллин,

Балтач муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котлыйбыз